Барлык яңалыклар
Новости
24 декабрь 2020, 18:49

31 декабрь – ял көне!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров тиешле боерыкка кул куйды.

31 декабрь республикада ял көне дип игълан ителде. Искәртеп узабыз: “Бердәм Русия” партиясенең 31 декабрьне ял көне итү башлангычын Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында хуплады.
Боерык нигезендә, Башкортстанда дәүләт хезмәтен башкаручылар һәм дәүләт гражданнар хезмәте вазыйфаларын биләүчеләр 31ендәге ял көне исәбенә 26 декабрьдә эшкә чыгачак.
Шундый ук карарны республика дәүләт органнары җитәкчеләре үз хезмәткәрләренә һәм ведомство карамагындагы оешмаларга карата кабул итәргә тиеш.
Мондый карарны муниципалитет башлыкларына һәм төбәкнең барлык эш бирүчеләренә кабул итәргә киңәш ителә.
Барлык авария һәм ашыгыч хезмәтләр бәйрәм көннәрендә штат режимында эшләячәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Duslik-haki-altin-chilbir-593020/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:mvestnik.ru

Читайте нас: