"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген кар яву һәм бозлавык фаразлана. Юлларда кар сырынтылары булырга мөмкин. Республиканың төньяк өлешендә термометр баганалары -13-18 градус күрсәтәчәк, көн дәвамында - 23 градуска кадәр төшәчәк, көньяк районнарда -4-9 градус салкын булачак.
Сишәмбе төнлә һава температурасы -17...-22 градус тәшкил итәчәк, аязытканда -27 градуска кадәр салкын булачак.
Чәршәмбе, 13 гыйнварда, һава температурасы -20...-25 градуска кадәр төшәчәк, төнлә -30 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин.