Барлык яңалыклар
Кисәтү
4 декабрь 2018, 18:41

Чыршыларны саклыйк

Чыршыларны законсыз кискән өчен 3 - 3,5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк.

Яңа ел - барыбызның да яраткан бәйрәме. Аны каршы алу күп йолалар белән бәйле. Шуларның берсе чыршы бизәү. Ләкин аны сатып алмый, урманнан рөхсәтсез кисүчеләр дә очрый. Стәрлетамак лесничествосы буенча лесничестволар идарәсе агачларны законсыз кискән өчен гражданнарга 3 - 3,5 мең сум административ штраф кулланылуы турында кисәтә. Моңардан тыш, хокук бозучы урманга китергән зыянны каплатырга тиеш. Аерым сакланган участокларда агачны рөхсәтсез кискән кеше 2664 сум акча түләргә тиеш.
26 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр урман инспекторлары өчен «кызу чор» башланды. Алар хокук саклау органнары белән берлектә яшь ылыслы агачларны саклап калу өчен «Чыршы-2018» оператив-профилактик операцияләре үткәрәләр. Яшь ылыслы агачларны рөхсәтсез кисү очраклары күзәтелгән очракта 8(34745) 2-16-51 телефоны аша Талбазы участок лесничествосына хәбәр итүегезне сорыйбыз. Хокук бозучыларның гамәлләре Яңа ел бәйрәме ямен җибәрмәс, алар акчаларын штраф түләүгә сарыф итмәс, якыннарына бүләк алуга файдаланыр, дип өметләнәбез.
Р.МАРТЫНОВ, участок лесничие.
Читайте нас: