Барлык яңалыклар
Кисәтү
9 гыйнвар 2019, 14:49

-30 ГРАДУСКА КАДӘР СУЫТАЧАК

Гидрометцентр синоптиклары республикада салкыннар көтелүен фаразлый.

Бүген урыны белән кыска вакытлы кар, төнлә Башкортстанның төньяк районнарында бераз буран чыгуы, юлларда кар себертүе көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә −17…−22°, урыны белән -30°га кадәр, көндез −12…−17°, урыны белән -25°га кадәр.
10 гыйнварда да кар явуы көтелә. Һава температурасы төнлә −16…−21°, аязытканда −25…−30°, көндез −11…−16°, урыны белән −19 градус булмакчы.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: