Барлык яңалыклар
Кисәтү
15 гыйнвар 2019, 14:05

Организмны арулыйбызмы?

Диетологлар фикеренчә, яшебез җитмешкә җиткәнче ашказаны-эчәклек системабыз аша якынча 100 тонна ризык, 40 мең литр сыеклык уза.

Олыгайган кешенең эчәклегендә төрле паразитлар, тизәк ташлары, агулы калдыклар, лайла туплана. Алар канны агулый, сәламәтлеккә зур зыян сала. Бик еш эч кату, матдәләр алмашы бозылу, шикәр диабеты, аллергияләр, гәүдә авырлыгы арту яки бик нык ябыгу, бөер, бавыр чирләре, колак начар ишетү, күз юньләп күрмәү, тиренең, тырнакларның,чәчләрнең сыйфаты бозылу, төрле органнарның хроник авырулары – болар барысы да организмның чиктән тыш пычрануы турында сөйли. Кайсы җиребез авырта башласа да, алдын-артын уйлап тормыйча, учлап дару ашарга керешәбез.
Шифалы үләннәр белән сихәтләндерүче, сөлек салып, табигый ысуллар ярдәмендә дәвалаучы табиб: “Халыкны химик дарулар белән дәвалый торгач, 200дән артык ясалма чир килеп чыкты, ә аларны дәвалау өчен 400 төрле дару кирәк булды, – дип яза. – Даруларның тискәре йогынтысы аркасында, АКШта ел саен 300 мең кеше үлүен ачыклаганнар. Үзебездә дә хәлләр мактанырлык түгел: ризыгыбыз, суыбыз, һавабыз агулы. Бер генә мисал китерәм: теш пастасына, тиз әзерләнә торган боткаларга, банкалы кукурузларга кушылучы натрий фториды кешене кысыр калуга китерә. Попкорннар бавыр белән бөерне агулый. Витамин дип ашый торган яшелчәләребез агулы. Хәтта ипи дә агулап үстерелгән чималдан пешерелгән”.
Республикада рак белән чирләүчеләрнең бик күп булуы очраклы хәл түгел. Күбесенчә сансызлыгыбыз, үз-үзебезгә битарафлыгыбыз аркасында авыр чирләргә дучар булабыз. Урынга егылганны көтмичә, организмыбызны шлаклардан, агулардан, паразитлардан, шакшы лайлалардан чистартырга керешергә кирәк! Кайсы органнан башларга? Эчәклектән! Клизма куйган очракта, эчәклекнең 40-50 см өлеше генә чистара, махсус аппарат ярдәмендә чистарттыру бик кыйммәт тора, җитмәсә, эчәклекнең табигый микрофлорасы бозыла. Ә нигә борынгыдан килгән, халык дәвачылары тарафыннан кат-кат сыналган гап-гади ысулларны кулланып карамаска? Әйтик, өч атна дәвамында көненә 1-3 десерт кашыгы җитен орлыгы онын берәр сөт ризыгына кушып эчеп кую авырмы? Белгечләр фикеренчә, бу рәвешле дәваланганда юан һәм нечкә эчәкләрдә күп еллар дәвамында тупланган лайланы, паразитларны, тизәк ташларын табигый юл белән тулысынча чистартып чыгарып була. Иң мөһиме,
микрофлорага зыян килми, соңыннан дисбактериоздан интекмәячәкбез. Бу
ысулны кулланучыларның корсагына, ян-башларына җыелган артык майлары янып, гәүдә авырлыгы тиз арада нормага килә икән. Җитен орлыгы оны организмдагы барлык пычракны губка сыман үзенә сеңдереп, тышка алып чыгып китәргә сәләтле. Кандагы агулы матдәләрдән, шлаклардан, начар холестериннан котылудан тыш, күптөрле гельминтлардан, гөмбәчекләрдән, вируслардан арынабыз, липид алмашы нормага салына.
Җитен орлыгы онын түбәндәге чирләр борчыганда: сулыш органнарының лай-
лалы катлавы ялкынсынудан; гастрит, колит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән; сидек юллары авырулары: пиелонефрит, циститтан; липид алмашы бозылудан; симерүдән котылу өчен куллану киңәш ителә. Җитен орлыгы базарда, даруханәләрдә сатыла, аны кофетарткычта онга әйләндерү авыр түгел.
Эчәклекне чистарту тәртибе.
Беренче атнада иртәнге аш урынына:
1 десерт кашыгы җитен онын 100 г кефирга яки каймакка салып болгатып
эчәбез.
Икенче атнада: 2 десерт кашыгы онны 100 г кефирга яки каймакка салабыз.
Өченче атнада: 3 десерт кашыгы он һәм 150 г кефир яки каймак кулланабыз.
Каймак урынына катык, простокваша, бифидок кебек теләсә-нинди ачытылган сөт ризыгы алырга ярый. Чистарыну чорында көнгә 2 литр су эчү мәҗбүри.
Организмны чистартуның бүтән төрле чаралары белән дә танышыйк. Әйтик, тимьян мае ашказаны-эчәк трактындагы паразитларны үтерә. Аның сабакларын, яфракларын эхинацеянеке белән катнаштырып, чәй ясап эчсәк, авыруларга каршы торучанлыгыбыз артачак.
Канәфер бөртекләрен хуҗабикәләр салатлар, маринадлар, шашлык ясаганда ризыкка тәм кертү өчен еш куллана. Әлеге аш тәмләткечнең бактерияләрне, вирусларны юк итүче чимал икәнен онытмыйк. Канәфердәге эфир мае эчәклектәге суалчаннарның гына түгел, күптөрле бүтән паразитларның йомыркаларын һәлак итәргә сәләтле. Ачы әрем ашказаны чирләрен дәвалау, эчәклек суалчаннарын юк итү өчен кулланылучы, микробларны юкка чыгаручы табигый продукт. Авырлы, бала имезүче хатыннарга әрем куллану тыела. Вируслар, гөмбәчекләр, бактерияләр, паразитлар белән көрәшкәндә сарымсакка тиңнәр юк. Шуның өстенә, ул организмнан авыр металларны да чыгара.
Сарымсак исен канэчкеч бөҗәкләр өнәми. Табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә, урманга җиләккә яки гөмбәгә барганда, кесәгезгә кабыгы әрчелгән сарымсак кисәген төреп салсагыз, сезне тешләүче булмас.
“ТЯ”.
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: