Барлык яңалыклар
Кисәтү
22 гыйнвар 2019, 14:08

Тагын янгын

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сүндерү-коткару подразделениеләре Авыргазы районының Чобайтал авылында янгын сүндерде.

2019 елның 20 гыйнварында 17 сәгать 42 минутта (Мәскәү вакыты белән) янгын сүндерү-коткару хезмәтенең диспетчер пультына Авыргазы районы Чобайтал авылында 8х6 м үлчәмле агач йортның янып китүе хакында хәбәр килә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көче һәм чаралары (бер берәмлек техника, 3 кеше) ярдәмендә янгын сүндерү 18 сәгать 14 минутта (Мәскәү вакыты белән) тәмамланды.
Хөрмәтле Башкортстан Республикасы халкы! Җылыту мичләрен файдаланганда янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәү чыккан янгыннарның төп сәбәбе булып тора. Төтен юлларын корымнан тазартыгыз, ярыкларны төзелеш измәсе белән сылагыз, йорт, мунчаның янып китүчән өлешләре төтен юлына кушылган урыннарында янмый торган бүленеш ясарга кирәк. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез! Янгын чыкканда коткаручы, янгын сүндерүче хезмәтләренең бердәм телефоны (шәһәр телефоныннан 01, мобиль телефоннан 101) буенча шалтыратыгыз.
112 - Бердәм ашыгыч хезмәт чакыру телефоны.
Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәсенең "ышаныч телефоны": 8(347)233-99-99.
Чыганак: Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Фото : https://yandex.ru/images/search
Читайте нас: