Барлык яңалыклар
Кисәтү
29 гыйнвар 2019, 11:37

Гади балык «алтын»га әйләнмәсме...

Законсыз рәвештә балык тоткан һәм сунарга чыккан өчен штрафларны һәм җинаять җаваплылыгын арттыру турында.

Законнарны бозучы русиялеләр өчен җәзаны катгыйлатуны Русия Федерациясе Хөкүмәте үзенең карары белән раслады. Шул сәбәпле 17 ноябрьдән ул биологик ресурсларны законсыз тоткан өчен штраф берничә тапкырга артты.
Аккүл дәүләт заказнигының дәүләт инспекторы Т.Р.ХИСМӘТУЛЛИН яңалыклар үзенчәлекләре, сунарга чыгарга һәм балык тотарга яратучыларга нинди җаваплылык каралуы турында сөйли.
- Таһир Рәҗәп улы, хәзер хокукка каршы нинди эшләр өчен закон кулланыла?
- Закон ятьмә, косынка, чәнечке һәм электр кармагы белән тотучы явыз браконьерларга гына кагыла, дип уйларга кирәкми. Кайвакытта закон бозмаган гражданнар да браконьер булып саналырга мөмкин. Тоту нормасыннан артып китсә, кармак яки спиннинг белән балык тотарга яратучыларга да түләргә туры киләчәк. Уылдык чәчү вакытына туры килгән яисә кышлау чокырларында кармак белән утырган балыкчыларга да зур штраф яный.
Балык тотарга барганда күбебез гамәлдәге закон турында уйламый. Әмма законнарны белмәү беркайчан да кешене җаваплылыктан азат итми. Шул сәбәпле балык тоту белән законсыз шөгыльләнергә теләмәгән балыкчы кармакларны суга төшерер һәм спиннингларның чехолын салдырыр алдыннан кайчан, кайда законлы рәвештә балык тота алуын ачыкларга тиеш.
- Бушлай балык тотарга яратучыларны нинди штрафлар көтүе турында сөйләгез әле.
- Чуртанны законсыз тоткан өчен балыкчыларга 250 сум урынына хәзер бер баш өчен 925 сум түләргә туры киләчәк. Сазан, карп, опты һәм бәрде өчен дә шундый ук сумма. Карабалык, бәртәс, шамбы, тарань, густерка, корбан балыгы - 500 сум; алабуга, табан балык, йомры чабак, кызылканат, чабак - 250 сум; судак - 3452 сум.
Законсыз тотылган һәр балык өчен түләүдән тыш, браконерларга 2000-5000 сум күләмендә административ штраф та каралган.
- Балыкны кайда тотарга рөхсәт ителә?
- Административ хокук бозулар турындагы кодекс статьяларына ярашлы, тыелган исемлегенә кермәгән теләсә нинди урында тотарга рөхсәт ителә. Бу гомум файдаланудагы сулыклар, әгәр дә алар тыелган участокларныкы, шәхси милек яисә предприятиеләр яки компанияләр объектлары булып тормаса.
- Җәза балык тотарга яратучылар өчен генә түгел, шулай ук сунарга чыгучылар өчен дә катгыйланган. Шул турыда сөйләгез әле.
- Әйе, берничә яңалык бар, алар турында кәрзин тотып урманда җиләк җыючылар түгел, ә мылтык белән җәнлекләрне атарга баручылар белергә тиеш. 2018 елның 8 июлендә Русия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 258 статьясына («Законсыз рәвештә сунарчылык итү») үзгәрешләр керткән закон көченә керде. Беренчедән, статья зур, 40000 сумнан артык һәм аерым зур зыян - 120000 сум билгеләүче искәрмә белән тулыланган. Монда Русия Федерациясе Табигать министрлыгы приказы белән расланган аучылык ресурсларына китерелгән зыян күләмен исәпләп чыгару методикасы белән кайбер төр хайваннарны законсыз аулаудан зыян билгеләнгән: ата поши - 240000 сум, ана поши - 400000 сум, ата аю - 180000 сум, ана аю - 300000 сум, ата кыр кәҗәсе - 120000 сум, ана кыр кәҗәсе - 200000 сум, ата кабан дуңгызы - 90000 сум, ана кабан дуңгызы - 150000 сум.
Елга камасын, ана бурсыкны, ике ана кондызны яки ике урман тавыгын, шулай ук дүрт ана көртлекне законсыз аулау да зур зыян дип саналачак.
Икенчедән, штраф 200000 сумнан 500000 сумга кадәр артты. Мәҗбүри эшләр һәм кулга алу 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән алмаштырылды. Димәк, тикшерү барышында шик астында булган кешене 48 сәгатькә кадәр кулга алырга мөмкин булачак.
Өченчедән, Русия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы «аеруча зур зыян китергән» дигән бәя бирү билгесе белән тулыланган. Бу өлештә җәза катгыйланды - 500000 сумнан 1000000 сумга кадәр (элек 100000 сумнан 300000 сумга кадәр иде). 3 елдан 5 елга тиклем срокка (элек бу срок 2 елдан артмады) иректән мәхрүм итү штрафка альтернатива булып торырга мөмкин.
- Таһир Рәҗәп улы, балык тотарга һәм сунарга чыгарга яратучыларга тагын нәрсәләр әйтер идегез?
- Хөрмәтле аучылар һәм балыкчылар, шул факт борчый, кайбер намуссыз гражданнар, нәтиҗәләре турында уйламыйча, законга каршы эшләрне даими кылалар. Заказник территориясендә урнашкан картосхемаларны һәм аншлагларны юк итүчеләрнең логикасын аңлый алмыйм. Ә нәкъ шушы мәгълүмат стендлары кешеләрне төрле тәртип бозулардан кисәтә бит. Дәүләт заказнигы территориясе киртәләп алынмаган, бикләп тотылмый, әмма бу анда яшәүчеләрне кырып бетерергә мөмкин һәм моның өчен бернинди дә җәза юклыгын белдерми. Тәртипне саклау һәм теге яки бу хайваннарның, кошларның баш санын арттыру өчен безнең һәркайсыбыз җаваплы һәм әдәпле гражданинга әйләнергә тиеш. Тәртип булса - безнең аучылык хуҗалыгында кошлар, хайваннар булачак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
В.ТҮЛЕБАЕВ.
Читайте нас: