Барлык яңалыклар
Кисәтү
6 февраль 2019, 14:18

Чит ММС-лардан сак булыгыз!

Мутлашучылар акча урлауның яңа ысулын уйлап тапкан – халыкның телефоннарын төрле вирус белән зарарлап, банк картасын бушаталар.

Башкортстанда яңарак бер зыян күрүче полициягә мөрәжәгәть иткән. Октябрьский шәһәрендә яшәүче ирнең телефонына “Электрик Ф. Сезгә ММС: smsbf.me/390. Валерийдан” дигән хәбәр килә. Аны ачып укыгач, көйләүләргә күчергә, дигән таләп белән тәрәзә пәйдә була. Ир программаны ябып, телефонын сүндереп, кабат кабызып карый.
Ләкин бу ярдәм итми, телефон исемлегендәге барлыҡ номерларга зыян күреүче исеменнән гаепле хәбәр тарала башлаган.
Ир, вирус эләктергәнен аңлап, картасын тикшерә. Телефонында һәм банк картасында булган ике мең һум акчадан җилләр искән! Полиция бу факт буенча җинаять эше кузгаткан. Белгечләр әйтүенчә, мондый вируслар бик тиз зарарлый, телефон хуҗасы берни аңларга өлгерми дә кала. Үз-үзеңне саклауның иң яхшы ысулы “ММСкилде – topmmsrr.ru/m” кебек эчтәлекле хәбәрне бөтенләй ачмау.
"Яшьлек" гәзите.
Фото Интернет челтәреннән алынды.
Читайте нас: