Барлык яңалыклар
Кисәтү
19 март 2019, 11:30

Чыгымнар керемнәрдән арткан

Русия Эчке эшләр министрлыгының Авыргазы районы буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы ышаныч югалту сәбәпле эчке эшләр органнарыннан чыгарылган.

Район прокуратурасы вазифалы шәхеснең кереме чыгымына туры килү килмәвен тикшергәннән соң, район эчке эшләр бүлеге начальнигының коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен үтәмәгәнлеген ачык-лый.
Район прокуроры Альберт Ахунов хәбәр итүенчә, «бу хезмәткәр үткән елның 23 мартында 2963000 сумга TOYOTA LAND CRUISER 150 (PRADO) автомобиле сатып ала.
2017 елның 6 апрелендә автомобиль алып-сату килешүе буенча 2963000 сумга әнисе исеменә күчерелә һәм 2017 елның 7 апрелендә Русия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең Стәрлетамак шәһәрендәге теркәү һәм имтихан тапшыру бүлегендә әнисенең исеменә теркәлә. ЮХХДИ начальнигының әнисе автомобильне башка кеше исеменә күчерә, ә 2017 елның 24 апрелендә аны яңадан 1000 000 сумга сатып ала.
Моннан тыш, шул ук елда район эчке эшләр бүлеге начальнигының кереме, милек һәм милек йөкләмәсенә ярашлы, әнисе аңа 1000000 сум күләмендә акча бүләк итә. Пенсионерның башка кереме булмаганлыгын исәпкә алганда, дәүләт хезмәткәренең 2017 ел өчен чыгымнары алдагы өч елдагы кеременә туры килми.
Полицейскийның үзенең, хатынының һәм балигъ булмаган балаларының 2014-2016 еллардагы кереме 2345860 сум тәшкил иткән. Шулай итеп, сатып алынган транспорт чарасының бәясе дәүләт хезмәткәренең алдагы өч ел эчендәге гомум кеременнән артып киткән. Шул ук вакытта автомобиль сатып алу хакындагы белешмәдә 2017 ел өчен милек һәм милек йөкләмәсе турында мәгълүматлар күрсәтелмәгән.
Район прокуратурасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, Республика прокуратурасы югарыда исеме әйтелгән вазифалы шәхеснең керемен контрольгә алды. Тикшерү йомгаклары буенча, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының приказы нигезендә «коррупцион хокук бозган (чыгым турында мәгълүмат бирелмәгән) өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Авыргазы районы буенча ЮХХДИ бүлеге начальнигы эшеннән азат ителде».
Фото Интернеттан алынды.
Читайте нас: