Барлык яңалыклар
Кисәтү
21 март 2019, 18:45

Мөдир эшеннән чыгарылган, опекун җәзага тарттырылган

Прокурор тикшерүеннән соң район хакимиятенең опека һәм попечительлек секторы мөдире вазифасыннан бушатылган.

Нәнәсенең оныгына карата каты мөгамәләдә булу очрагы ("Авыргазы хәбәрчесе"ндә аның турында 2019 елның 25 гыйнварындагы 8нче санында "Ызгыш алмасы" мәкаләсендә язылып чыккан иде) тикшерүгә нигез булган.
Гыйнварда алтмыш яшьлек Бишкаен авылында яшәүче хатын опекага алган 14 яшьлек оныгын аш бүлмәсеннән югалган алма өчен кыйный. Кыз өйдә йөрегән киемендә салкын көнне йөгереп чыгып, биш чакрым ераклыктагы күрше авылда яшәгән туганына китә. Һәм соңыннан авырый. Мировой суд хәзер элекке опекунны 180 сәгать мотлак эшләргә хөкем иткән.
Опека һәм попечительлек секторында үткәрелгән тикшерү чаралары чиновникларның үзләренең хезмәт вазифаларын башкаруга салкын карауларын күрсәтте. Алар балаларның яшәү шартларын бәяләү өчен гаиләләргә даими йөремәгәннәр. Шулай, биш гаиләдә өч ел эчендә торак-көнкүреш шартлары тикшерелмәгән. Ятимнәрнең личное делоларында еш кына опекун һәм попечительләрнең култамгалары белән буш бланклар сакланган.
Сектор мөдире башка ведомстволардан документлар сорап аласы урынга бу эшне опекуннарга йөкләгән. Мәсәлән, аларның берсе белешмәләр җыю өчен Ханты-Манси автономияле округына чыгып китәргә мәҗбүр була.
Бу фактлар буенча прокуратура район башлыгы адресына җибәрелгән хаталарны бетерү турында гариза юнәлтелгән. Прокурор тикшерүеннән соң опека һәм попечительлек секторы мөдире эшеннән киткән.
Д.Беляшева,
прокурор ярдәмчесе.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: