Барлык яңалыклар
Кисәтү
29 март 2019, 12:55

Кош кизүе яный

Русия Федерациясе территориясендә югары патоген кош гриппы буенча эпизиоотик хәл көчергәнешле кала. Башкортстанга вирус үтеп керү хәвефе саклана.

Русия Федерациясе территориясендә югары патоген кош гриппы буенча эпизиоотик хәл көчергәнешле кала. Башкортстанга вирус үтеп керү хәвефе саклана.
2017 елда кош гриппы белән авыруының 35 чыганагы, 2018 елда 14 субъектта теркәлгән. Быел Ростов өлкәсендә чирнең килеп чыгуы күзәтелде. Воронеж өлкәсендә “Птицепром Бобровский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ике зур кошчылык фабрикасында бөтен кошларны да юк итәргә мәҗбүр булдылар. 22 февральдә Чиләбе өлкәсендә “Ситно” компаниясенең ике мәйданчыгында А Н9 төрендәге кош гриппы вирусының генетик материалы булуы ачыкланды. 19 мартта Киров өлкәсендә кош итендә шул ук вирусның геномы табылды. Продукциянең күрсәтелгән партияләре “Магнитогорск кошчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятеннән китерелгән. Ә Магнитогорск безгә ерак түгел.
Кош гриппы (классик чума) - кискен югары контагиоз авыру. Ул сулыш алу, ашкайнату органнарын зарарлый, күп санлы кан саву очракларына, күп йорт һәм кыргый кошларның үлеменә китерә.
Клиник билгеләре: ашаудан баш тарту, төшенкелек, йомырка салудан туктау, эч китү, карлыккан тавышлы авыр сулыш алу, көзән җыеру, ютәлләү, төчкерү, борын тишекләреннән сыеклык килү, каурыйлары тузгыган булу. Тавыкларның башы шешү, кикриге һәм алкасы зәңгәрләнү күзәтелә.
Кешегә кош гриппы чире кош белән бәйләнештән соң (авыру кошның итен яки йомыркасын термик эшкәртүсез кулланганнан соң) йога.
Вирусның тотрыклылыгы. Ул 70 градуста 2-5 минут эчендә һәлак була. Кайнатканда шунда ук таркала. Вирус йогышсызландыру чараларына сизгер (формалин, хлор известеһ.б.) Кошны сатып алганда мотлак бергә теркәп җибәрелә торган ветеринария документларын сорагыз. Рөхсәт ителмәгән сату нокталарында йомырка һәм кош ите сатып алмагыз. Кош авырулары барлыкка килү һәм һәлак булуы яки чир турында шик туганда Авыргазы ветеринария стациясенә яки 2-19-13 , 2-11-54 телефоннары аша хәбәр итүегез сорала.
Башкортстан Республикасы Ветеринария ида- рәсенең “кайнар линия” телефоны 8-800-775-58-28.
В.КИЛМӨХӘММӘТОВ,
ветеринария табибы- эпизоотологы.
Фото Интернеттан алыны.
Читайте нас: