Барлык яңалыклар
Кисәтү
9 апрель 2019, 11:24

Балаларны уттан саклыйк!

Республикада янгыннар саны кискен арта һәм анда кешеләр һәлак була.

Мәсәлән, 15 мартта Уфа шәһәрендә ике катлы йортта янгын чыга, нәтиҗәдә бер кеше вафат була, тугызы (шул исәптән өч бала) дәваханәгә озатыла. Ел башыннан янгыннарда барлыгы 97 кешенең, шул исәптән биш баланың, гомере өзелгән, 69 кеше җәрәхәт алган. Кызганычка каршы, ул исемлектә безнең районнан да ике кеше бар. Бүгенгә районда 11 янгын теркәлгән.
Янгыннарда балалар һәлак булу күрсәткеченең артуы күзәтелә. Бу балалар һәм өлкәннәрнең янгын хәвефсезлеге өлкәсендә белемнәре аз булуына, чамадан тыш үз-үзенә ышануына, ваемсызлыгына бәйле. Шулай ук балалар еш кына өйдә караучысыз да кала. Һәр унынчы янгын балигъ булмаганнарның ут белән шаяруыннан чыга. Шуңа күрә алар белән ут белән сак булу, аның белән шаярмау, янгынның нәтиҗәләре хакында даими аңлату эше алып бару таләп ителә. Кечкенә балалардан шырпы, зажигалкаларны ераграк яшерергә кирәк. Зуррак балаларны электр җиһазларын кабызырга, алар белән эш итәргә, өйрәтергә, аларны дөрес файдаланмау хәвефле булуы турында аңлатырга кирәк.
Әгәр дә балаларны электр җиһазларын куллану кагыйдәләренә мәктәпкәчә яшьтән өйрәтә башласак, киләчәктә янгыннарны кисәтә алачакбыз.
Шулай ук балалар янгын чыккан очракта үбәндәге кагыйдәләрне үтәргә тиеш:
1. Янгын чыкканда «01», «112» телефоннарына шалтыратырга, тулы исемен әйтергә, йортның төгәл адресын һәм хәл турында кыскача сөйләп бирергә.
2. Яна башлаганан бинадан мөмкин кадәр тизрәк чыгарга, янәшәдәге кешеләргә дә ярдәм итәргә, аннан соң читкәрәк хәвефсез җиргә китәргә.
3. Ата-аналарны, күршеләрне, үтеп баручыларны, яки өлкәннәрне ярдәмгә чакырырга.
Ата-аналар балигъ булмаган балалары янгын чыгуда гаепле булган очракта, аларга административ һәм җинаять җаваплылыгы янавын онытмасыннар иде.
Р.БОГДАНОВ,
149нчы янгын часте начальнигы.
Читайте нас: