Барлык яңалыклар
Кисәтү
12 апрель 2019, 10:09

Газоннарда машина калдырмагыз!

Башкортстанда газоннарда һәм балалар мәйданчыкларында машиналарны калдырган өчен штраф кертелде.

Дәүләт җыеылышы депутатлары пленар ултырышта республиканың Административ хокук бозулар турындагы кодексына тиешле үзгәрешләр керттте.
Штрафлар күләме:
- граждандарга - беренче тапкыр 1-2 мең сум, янә хокук бозган өчен 3-4 мең;
- вазифалы кешеләргә – беренче тапкыр 5-10 мең сум һәм янә хокук бозган өчен 10-15 мең;
- юридик берәмлекләргә – беренче тапкыр 20-30 мең сум һәм янә хокук бозган өчен 35-50 мең.
Билгеләвенчә, протоколды районнарны административ комиссиялар төзи, штрафны алар яза. Берәрсенең газонда, балалар яки спорт мәйданчыгына машинасын калдырып киткәнен күргән кешеләр дә комиссиягә шикаять белән мөрәҗәгать итә ала.
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: