Барлык яңалыклар
Кисәтү
19 апрель 2019, 10:09

Законнан качып булмый

Авыргазы суд приставлары дүрт ай эчендә бурычлыларга карата 35 эзләү эше кузгаткан.

Суд приставларының район бүлеге начальнигы Эльвира Ульданова сүзләре буенча, гомум үтәтү эшләренең 16сы шундый бурычлыга карата кузгаткан. Ә алимент түләтү буенча өч эш бурычлыларны эзләп табу сәбәпле туктатылды. Суд приставлары федераль хезмәте идарәсенең эзләү хезмәткәрләре, элекке хатынының мөрәҗәгатеннән соң, балаларына ярты миллион сумнан артык алимент бурычы булган ирне тапты.
- Мондый кешеләр арасында барлык социаль элемтәне югалткан проблемалы төркем дә бар. Аларның гаиләләренә гаилә башлыгының гадәти тормышка кайтуын һәм яңадан керемле эш табуын озак көтәргә туры килә. Бу очракта алимент фонды ярдәмгә килә: аның буенча гаиләгә закон буенча билгеләнгән суммада акча бирелә. Ә бурычлы аны эш хакы алу белән, акрынлап фондка кире кайтарып бирергә тиеш, - ди өлкән суд приставы.
Әгәр бурычлы бер ел эчендә табылмаса, юллаучы аның кайда икәнлеге билгесез дип тану өчен судка мөрәҗәгать итә ала. Беренче кварталда алты авыргазылының кайда икәнлеге билгесез дип танылган. Тагын өч алиментчының язмышын суд хәл итә.
Балигъ булмаган балалары алдында вазифаларын үтәмәгән бурычлылар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Ә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булу алимент түләүдән азат итми. Балигъ булмаганнарның хокукын яклау Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсенең аерым контроле астында кала.
Читайте нас: