Барлык яңалыклар
Кисәтү
10 июнь 2019, 20:06

Акча кайда, началник?

Суд приставлары алимент бурычларын түләткән.

Суд карары буенча, Яңа Федоровка авылында яшәүче балигъ булмаган кызына табышының 1/4 өлешен түләргә тиеш була. Ул урындагы бер предприятиедә эшли. Бухгатериягә хезмәт хакыннан акча түләтү карары җибәрелә. Әмма юллаучы акчаны алмый. Идарә хезмәткәрләре бухгалтерияне тикшергәннән соң,вазифалы кешенең баланың әтисенең хезмәт хакыннан акчаның бер өлешен тотып калып өч көн буена юллаучының исәбенә күчермәве ачыклана.
- Суд приставы башкару эше турындагы аконны бозган өчен оешма җитәкчесенә протокол төзи. Вазифалы кешегә штраф салына, дип аңлатма бирде Суд приставларының Федераль хезмәте идарәсе район бүлеге бүлек начальнигы Эльвира Улданова.
Моннан соң оешма 50 мең сумлык алиментны түли.
Читайте нас: