Барлык яңалыклар
Кисәтү
14 июнь 2019, 11:27

Балык тоткан - үзе эләккән

Район полицейскийлары уылдык чәчү чорында балык тоткан браконьерны эләктергән.

57 яшьлек ир Нагадак күленә балык тоту ятьмәсе куйган. Аңа вак корбан,табан, алабуга һ.б. балыклар эләккән. Барысы да яхшы булыр иде, ләкин ул аларны балык тоту тыелган вакытта аулаган. Ул табышына шатланырга өлгерми, аны ярда полиция хезмәткәрләре көтеп торган.
Республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, балыкчы үз гаебен таный. Җинаять урынында ике балык тоту ятьмәсе, төрле токымлы балыклар тартып алына. Җинаять эше кузгатыла.
Читайте нас: