Барлык яңалыклар
Кисәтү
25 июнь 2019, 10:54

Доза корбаны булмагыз!

Наркоманиянең бәйлелек, җинаять, газаплану икәнен өлкәннәргә аксиома итеп кабул итәргә кирәк.

Тәүгә наркотик белән шаярган кеше үзенең кайчандыр наркотиклар колына әйләнүен күз алдына да китерми, андый хәлгә барып җитмәячәкмен, дип күзаллый.
Бөтенесе дә шулай уйлый: наркотик-лардан һәлак булганнар да, ломкадан җәфаланып, чираттагы дозаны кабул итү өчен барысына да риза булганнар да. Бүген беренче тапкыр наркотик кабул итеп караганнар да...
Балалар наркотикларны төрле сәбәпләр аркасында кабул итә башлый.
Ниндидер мәсьәләне хәл итүдән котылу яки чынбарлыктан качу өчен;
Кызыксынудан (кагыйдә буларак, ул бәләкәй балалар, наркотикларга хәзер җиде яшьлекләрне дә җәлеп итәләр);
Башкалардан калышмаска тырышып, «бөтенесе кебек» булыр өчен;
Кире кага алмаганга;
Зуррак күренер өчен, ясалма батырлык күрсәтеп (бигрәк тә яшүсмергә наркотикны якын мөнәсәбәттә булган кешеләр тәкъдим итсә);
Яңа, гадәти булмаган хисләр (гал-люцинацияләр) кичерү өчен;
Кәефне күтәрү өчен;
Үзеңне ирекле тоту өчен (мәсәлән, берәр кыз белән яки дикотекада биегәндә);
Көчләп җәлеп итү юлы белән (шантаж һ.б.)
Әгәр дә сезнең балагызның үз-үзен тотышында түбәндә санап үтелгән билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, бу бик җитди мәсьәлә булырга мөмкин:
1. Ниндидер хәлгә бәйсез рәвештә баланың кәефенең кискен һәм еш үзгәрүе.
2. Акрынаю (йоклыйсы килеп тору) яки чамадан тыш артык күңел күтәренкелеге, хәрәкәт активлыгы, күп сөйләүчән булуы.
3. Йокы һәм йокламау ритмы бозылу (соң йоклап китү - соң уяну).
4. Астыртынга әйләнү (гаиләдәге проблемалар белән кызыксынудан туктау).
5. Уку һәм элек яраткан шөгыльләре белән кызыксынуының сизелерлек кимүе.
6. Ялгызлыкка омтылу.
7. Уйлап чыгарылган сәбәпләргә нигезләнгән акчага мохтаҗлык кичерә башлау, өйдән акчаларның һәм әйберләрнең югалуы.
8. Нигездә аулакта, аңлашылмаган «кодлаштырылган» фразалар белән генә аралашкан ялгыз, яңа шикле дуслары барлыкка килү.
9. Яктылыкка бәйсез булмаган рәвештә күз карасының үлчәме үзгәрү (бер ноктага кадәр тараюыннан алып киңәйгәнгә кадәр).
10. Хәрәкәт координациясе бозылу. Бу очракта хәрәкәтләр авыр һәм кискенгә әйләнә.
Белгечкә мөрәҗәгать итегез.
Читайте нас: