Әлегә кадәр ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәгән водительләргә 500 сум штраф салынды. Хәзер аның күләме 3-5 мең сум тәшкил итәчәк, шулай ук өч айдан бер елга кадәр транспорт чарасын йөртү хокукыннан мәхрүм итү дә каралган. Табибларга комачаулаучы ниндидер гамәлләр аркасында авыруның сәламәтлегенә сизелерлек зыян килсә яки ул вафат булса, җинаять җаваплылыгы каралган. Кеше сәламәтлегенә ныклы зыян, китерүчеләргә 80 мең сум яки җаваплылыкка тарттырылучының алты айлык хезмәт хакы яки башка табышы күләмендә штраф салына.
Өч елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм ике ел мәҗбүри эшләр дә каралган. Пациент вафат булган очракта катырак җаза (дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү) бирелә.
Моннан тыш, медицина хезмәткәрләренә үтерергә янаучылар яки аларның сәламәтлегенә зыян китерүчеләр биш елга кадәр иркеннән мәхрүм ителәчәк.
Фото ачык чыганактан алынды.