Барлык яңалыклар
Кисәтү
23 август 2019, 15:17

Башкортстанда ел саен 1 тоннага якын рөхсәтсез кертелгән азык-төлек юк ителә

Башкортстан таможнясы хәбәр итүенчә, 2014 елда санкцияләр кертелгәннән алып сәүдә әйләнешеннән 5 тоннадан артык легаль булмаган азык төлек алынган.

Моңа Испаниядән, Польшадан кетелгән томат, әстерхан чикләвеге, алма, груша, пекин кәбестәсе, инжир персигы, Германиядән һәм Голландиядән кертелгән сыр, шулай ук АКШ, Бөек Британиядән, Евросоюз илләреннән спорт азыгы керә. Кагыйдә буларак, аларны җимеш-җиләк базарларында һәм сәүдә үзәге киштәләрендә очратырга була, ди томожня күзәтәе бүлеге начальнигы Руслан Матвеев.
Башинформ.
Фото ачык чыганактан.
Читайте нас: