Барлык яңалыклар
Кисәтү
26 август 2019, 17:01

Балыклар күпләп һәлак булды

Җәйнең азаккы аенда республикада күпләп балыклар үлүенең дүрт очрагы теркәлде. Алар барысы да республика киңкүләм мәгълүмат чаралары, тиешле органнар һәм Хөкүмәтнең игътибар үзәгендә булды. Шушы көннәрдә беренче вакыйганың тикшерү нәтиҗәләре ачыкланды.

Барысы да 26 июльдә коткаручылар хезмәтенә Благовещен рвайонында яшәүчеләрдән Караидел елгасына кушылган Изәк елгасында күпләп балык вафат булуына кагылышлы борчулы хәбәр килүдән башланды. Роспотребнадзор, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгечләрне хәлне тиз арада күзәтү астына алды. Агуланган суның агымын туктату өчен дамба төзелде. Аннары тикшерү эшләре барышында экологик һәлакәтнең сәбәбе - „Полиэф” заводының җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәсе ихтималлыгы билгеле булды.
Башкала хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, уфалылыларны су белән тәэмин итүче Караидел елгасында суны пычратучы матдәләр тупланышы булмаган.
„Билгеле, предприятие закон алдында җавап бирәчәк һәм республикага китерелгән зыян өчен компенсация түләргә тиеш”, - дип язды үзенең социаль челтәрдәге битендә республика Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров.- Ә ниндидер сәбәпләр аркасында, моны яшерергә тырышкан чиновниклар да җаваплылыктан качып котыла алмаячак”.
Билгеләп үтәргә кирәк, „Полиэф” заводыннан җитештерү калдыклары агу туктатылгач та, Изәк елгасындагы хайваннар дөньясында үзгәрешләр сизелде: суда тере маймычлар барлыкка килде. Ә заводта 15 августта терефтал кислотасы җитештерү цехларында үзгәртеп кору тәмамланды, бу да төбәк экологиясенә уңай йогынты ясар дип ышанасы килә.
6 августта Талбазы авылының Софиполь микрорайонында урнашкан сулыкта күпләп балыклар үлүе теркәлде.Роспотребнадзор, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, моның сәбәбе - якын урнашкан предприятиедән агып чыккан зарарлы су. Шулай ук гаеп Талбазы авылының канализация челтәре, ”Аургазымолпродукт” яки”Талбазы кирпече” предприятиеләрендә дә булуы ихтимал. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Моннан тыш, 10 августта Дуслык монументы каршында Агыйдел елгасында майлы тап күрәләр, 13 августта Ишембай районы Карасевка авылы күлендә балыкларның үлүе билгеле булды. Бу хәлләр дә тиешле органнар игътибарыннан читтә калмады.
Д.АНДРЕЕВ.
Р.S. 21 августта „Республика Башкортостан„ гәзите сайтында Талбазыда үлгән балыкларда кадмий табылган дигән мәгълүмат бастырылды. Россельхознадзорның Башкортстандагы референт үзәге белгечләре атом-абсорбция тикшерүе үткәргән һәм шушы авыр металлның берничә тапкырга артык булуын ачыклаган. Балыклар агулануның төп чыганагы - күлгә җитештерү калдыгын агызучы якын урнашкан заводлар. Районның ведомствоара комиссиясе мәгълүматлар җыю эше белән шөгыльләнә
Читайте нас: