Барлык яңалыклар
Кисәтү
27 август 2019, 12:01

Телефонда уйнау нәрсәгә китерә?

Җәйге каникул вакытында бала бертуктаусыз телефон белән уйный.

Кытайның Хэфэй шәһрендә тугыз яшьлек малайның күзләре кылыйланган. Ул мобиль телефонда уйнау белән бик нык мавыккан. Бу турыда AsiaOne басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.
Җәйге каникул вакытында бала бертуктаусыз телефон белән уйный. Ул тәүлегенә ун сәгать буена смартфон экранына карап утыра. Бала әтисенең сүзен дә тыңламый, телефонын тотып качып китә. Шуннан соң баланы табибка алып барырга туры килә.
Баланы карагач, табиб малайның күзләре кылыйланганын ачыклый. Бу авыру телефон белән озак уйнауга бәйле булуы ихтимал. Табиб балага экран алдында утыруны чикләргә киңәш итә. Өч айдан алты айга кадәр вакыт эчендә күзе төзәлмәсә, балага операция ясыйлар.
Шулай да бу бала начар гадәтен ташларга җыенмый. Телефонын куеп торырга кушкач, бала "юк, булдыра алмыйм", дип җавап бирә.
2018 елда Чанша шәһәрендә яшәүче хатын бер атна дәвамында телефонда уйный. Шуннан соң аның бармаклары бөгелми башлый, диелә бу хәбәрдә.
Чыганак: https://intertat.tatar/hewef
Фотоhttps://yandex.ru/images/
Читайте нас: