Синоптиклар шулай фаразлый. Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сүзләренчә, былтыр безнең илдә әбиләр чуагы булмый калган. "Ышанычлы итеп әйтәбез: әбиләр чуагы быел була", - дигән ул матбугат конеренциясендә.
"Кызу һава торышы көтеп утырмаска кирәк. Без бит субтропик киңлектә яшәмибез", - дигән Вильфанд.
"Август салкын ай кебек башланды, ләкин ул норма тирәсендә иде. Әгәр 1 июньнән 31 августка кадәр температураның уртача күрсәткечен исәпләп чыгарсак, Мәскәүдә температура фоны ярты градуска нормадан югарырак булды", - дигән синоптик.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/copayjavap/byltyr-bulmagan-byel-rossiyad-bil-r-chuagy-bulachakmy/
Фото ачык чыганактан алынды.