Барлык яңалыклар
Кисәтү
5 сентябрь 2019, 17:30

Мотоблок водительләренә идарә итү таныклыгы кирәк булачак

Гомум кулланылыштагы юлларга чыгучы мотоблок водительләретранспорт чараларыннан колак кагарга мөмкиннәр.

Евразия икътисади комиссиясе коллегиясе „мотоблок” төшенчәсен законлаштырды. Хәзер водитель таныклыгыннан башка, спиртлы эчемлекләр кулланып идарә итүче яки башка төрле хокук бозулар өчен ЮХХДИ хезмәткәрләре мотоблок водительләренә карата чара күрергә хокуклы.
Белгечләр мотоблокны (мотокультиватор) асылмалы һәм (яки) җиһаз тагу мөмкинлеге булган буксирлау һәм (яки) этү өчен тәгаенләнгән, аңардан тыш җир эшкәртүдә файдаланылучы транспорт чарасы дип классификацияләде. Бөтен параметрлары буенча да мотоблоклар „бер күчәрле трактор” категориясенә туры килә. Документ 2019 елның 17 мартыннан үз көченә керде.
Д.АНДРЕЕВ.
HTTPS://YANDEX.RU/IMAGES/SEARCH?FROM=TABBAR&TEXT=ПРАВА%20НА%20МОТОБЛОК&POS=13&IMG_URL=HTTPS%3A%2F%2FEURORADIO.FM%2FSITES%2FDEFAULT%2FFILES%2FLEGACY_ARTICLES%2FIMAGES%2F2014%2F08%2F21.08_MTZ.JPG&RPT=SIMAGE
Читайте нас: