Барлык яңалыклар
Кисәтү
3 октябрь 2019, 16:15

Сынамышларга игътибар итик

Октябрь - кара бия, ноябрь - ала бия.

Октябрь япмаса, декабрь япмас.
8 октябрьдә тәүге кар юеш җиргә төшсә, эреми калачак, коры җиргә төшсә, тиз эреп бетәчәк.
Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.
Карлыгач җылы якка иртә китсә, кыш суык һәм озак булыр.
Октябрьдә күк күкрәсә, кышның кары аз булыр.
Урманда миләш күп булса, көз яңгырлы булыр, аз булса - коры килер.
Көз озын булса, яз соң килер.
Сынамышларга игътибар итик
Читайте нас: