Барлык яңалыклар
Кисәтү
26 ноябрь 2019, 12:04

«Чыршы – 2019» операциясе башланды

Башкортстанда яшәүчеләр ылыслы агачларны рөхсәтсез кисү турында хәбәр итә ала.

Урманнарда законсыз эшчәнлек алып бару хакында мәгълүматны 8 (347) 218-14-14 телефоны буенча Урман хуҗалыгы министрлыгының диспетчер хезмәтенә җибәрергә мөмкин.
Яңы ел бәйрәмнәре алдыннан Башкортостанның Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр ылыслы агачларны кисүгә контрольне көчәйтә, дип билгели ведомствоның матбугат хезмәте.
«Операция барышында Башкортостан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары эчке эшләр, Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышын техник яктан күзәтү инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә яшь ылыслы агачларны рөхсәтсез кисүгә юл куймау өчен урманнарны, чыршы ташыган транспортны тикшерә. Салым хезмәте хезмәткәрләре белән бергә законсыҙ әзерләнгән яңа ел чыршыларын сатуга юл куймау максатында аларны саткан урыннарда рейдлар үткәрү күзаллана», — дип хәбәр итә ведомствоның матбуғат хеҙмәте.
Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, гамәлдәге законнарга ярашлы, урман фондына китерелгән зыян өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Граждандарга — 3-4 мең, вазифалы кешеләргә — 20-40 мең, юридик берәмлекләргә 200-300 мең сум административ штраф яный.
Штрафтан тыш, браконьер урман фондына китергән зыянны ҡапларга тиеш. Әгәр зыянның суммасы биш мең сум һәм анан күбрәк икән, «Урман үсентеләрен законсыз кисү» статьясы буенча җинаять җаваплылыгғына тарттырылуы ихтимал. Шушы статья буенча максималь җаза – алты елга кадәр иректән мәхрүм итү.
Әгәр законсыз кырккан чакта механизмнар, автомототранспорт, үзйөрешле машина һәм башка техника файдаланылса, административ штрафның күләме арта, ә файдаланылган эш кораллары һәм киселгән агачлар конфискацияләнә.
http://www.bashinform.ru/news/1382636-v-bashkirii-startuet-operatsiya-el-2019/
Читайте нас: