Барлык яңалыклар
Кисәтү
13 Май 2020, 11:30

Битлек режимын бозган өчен штрафлар күләме билгеләнде

Башкортстанның Дәүләт Җыелышы битлек режимын бозган өчен штрафлар билгеләде.

Гражданнарга — 1 меңнән 3 мең сумга кадәр, кабат бозган очракта 3 менән 5 мең сумга кадәр штраф салыначак. Вазифа биләүче затларга – 5 меңнән 15 мең сумга кадәр (кабат бозган очракта – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр), юридик затларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр (кабат бозган очракта – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр) штраф билгеләнде. Гражданнарга кисәтү ясалырга мөмкин. Документ республика башлыгына имзага җибәрелгән. 12 май көнне Башкортстанда үзизоляция режимы йомшартылды һәм шул ук вакытта битлек режимы катгыйландырылды, ул җәмәгать урыннарында битлек һәм перчаткалар киеп йөрүне күздә тота.
Читайте нас: