Барлык яңалыклар
Кисәтү
26 Май 2020, 12:20

Җәй җитә

Башгидрометүзәк синоптиклары 30 градус эсселек вәгъдә итә. Шул ук вакытта койма яңгыр һәм яшеннәр дә фаразлана.

Инде бүген, 26 майда, кайсыбер районнарда һава температурасы +29 градуска кадәр җылыначак. Җил төньяк-көнбатыштан, ул җайлап көнчыгышка күчәчәк.
Иртәгә, 27 майда, шулай ук кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, урыны белән аның көчлегә әйләнүе ихтимал. Төнен термометр баганалары +9, +14 градус җылы күрсәтсә, көндез алар +31 градуска кадәр күтәреләчәк.
Мондый һава торышы 28 майда да сакланачак. Кайсыбер урыннарда яңгыр, яшен, көчле җил исүе фаразлана. Һава температурасы төнен +12, +17 градус булса, көндез +21, +26га күтәрелә. Ә көньяк районнарда ул +31 градуска кадәр җитәчәк.
Читайте нас: