Барлык яңалыклар
Кисәтү
7 июнь 2020, 02:10

Су коену мизгеле ачыла

Республика су биләмәләрендә коену, җиһазландырылмаган урыннарда йөзү өчен штраф күләмен билгеләделәр.

Бу турыда гадәттән тыш хәлләр комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерде.
- Бездә кисәтү һәм тыю билгеләре булган урыннарда йөзү өчен штрафлар билгеләнде. Штраф күләме өч-дүрт мең сум тәшкил итә”, - диде дәүләт комитеты рәисе.
Ул шулай ук ​​штрафның биш мең сумга кадәр артуын искәртте. Бу исерек хәлдә су коенырга яратучыларга кагыла. Махсус җиһазландырылган пляжларда да исерек хәлдә коенучыларны шушы күләмдәге штраф көтә.
Быел җәй республика буенча 113 рәсми пляж ачылачак. Аларның урнашкан урыннарын интерактив картада, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында карарга мөмкин.
Читайте нас: