Барлык яңалыклар
Кисәтү
18 июнь 2020, 18:30

Урманда адашучыларга киңәшләр

Беренче кагыйдә- куркырга түгел, хәлне дөрес бәяләргә кирәк.

Адашканлыгыңны аңлаган урында калуың яхшырак. Шулай итсәң коткаручыларга югалган кешене табу җиңелрәк булачак. Мөстәкыйль рәвештә чыгарга уйласаң, башта тыңларга кирәк. Бәлки трассаның, узып баручы поездларның яки елганың шау-шуы ишетелер. Мөмкин булганча, югары агачка менеп карарга.
Шулай ук су табарга тырышырга кирәк. Әгәр дә сезнең янда елга яки күл булса, эчү өчен суны шуннан алырга мөмкин. Ләкин аны кайнатырга кирәк булачак Әгәр якын-тирәдә күл дә, елга да юк икән, агачтан чык суларын җыярга мөмкин.
Урманда утны өч ысул белән кабызырга була. Шырпы яки зажигалкагыз булса яхшы, ә юк икән учак ягар өчен коры ботакларны бер-берсенә ышкып яки кояшлы көндә сулы шешә кулланырга була.
Әгәр сезгә урманда төн кунарга туры килә икән караңгы төшкәнче кул астындагы материаллардан шалаш корырга тырышыгыз. Җиләк-җимеш, тамырлар, гөмбәләр белән тукланырга мөмкин.
Тыныч булыгыз. Коткаручылар сезгә һичшиксез ярдәм итәр.
https://www.mgazeta.com/category/interesno/kak-vyzhit-v-lesu-esli-zabludilsya-sovety-omonovtsa-/
Читайте нас: