Барлык яңалыклар
Кисәтү
22 июнь 2020, 13:35

Урамда кальян тартуны тыячаклар!

Башкортстан Корылтае депутатлары якын арада җәмәгать урыннарында кальян тарткан өчен штрафлар кертергә ниятли.

Закон тәмәке төтенен яратучыларга кагылачак. Тәмәке тартучыларга паркларда, скверларда, мәйданнарда, яр буйларында, җәмәгать транспорты тукталышларында, җир асты һәм җир өсте юлларында, гаражларда, автомобил тукталышларында, ял итү, туризм, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән территорияләрдә, ачык һавада театр-концерт, спорт, иҗтимагый-сәяси чаралар үткәрү урыннарында төтен чыгаруны тыячаклар.
Тәртип бозган өчен 500 сум штраф яный. Кабат бозган өчен-1000 сум.
Читайте нас: