Барлык яңалыклар
Кисәтү
30 июнь 2020, 12:46

Алкоголь сатуның яңа кагыйдәләре үз көченә керә

1 июльдән Башкортстан территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуның яңа тәртибе гамәлдә булачак.

«Башкортстан Республикасында этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне җайга салу һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчү) чикләү турында» гы законга тиешле үзгәрешләрне депутатлар июнь аенда узган пленар утырышта хупладылар.
– Алкогольне ваклап сатуны җайга салучы Закон күпкә сыгылмалы була бара, – дип шәрехләде Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае Рәисе Константин Толкачев. – Әлегә кадәр бездә көн саен хәмер сату 22 сәгатьтә туктатылып, иртәнге сәгать 10да яңартыла. 1 июльдән федераль дәрәҗәдә билгеләнгән чикләүләр генә гамәлдә булачак: 23 сәгатьтән 8 сәгатькә кадәр. Әмма кирұк булганда, Башкортстан Республикасыны " сұүдұ һұм кулланучылар хокукларын яклау буенча Дұүлұт комитеты режимга түзұ һұм локаль чиклұүләр билгели алачак. Әлеге закон ведомствога тиешле вәкаләтләр бирде. Җәмәгать туклануы предприятиеләренә тыюлар элеккечә үк кагылмый.
Читайте нас: