Барлык яңалыклар
Кисәтү
17 июль 2020, 10:57

Башкортстанда 17 июльдә нинди һава торышы булачак: яңгыр явырмы?

Бераз салкынча булачак.

Кайбер районнарда термометр баганасы +45 градуска кадәр күтәрелә. Эссе белән кешеләр төрлечә : кемдер елгага ашыга, кемдер өйдә утыруны өстен күрә.
17 июльдә, җомга көнне, Башкортстан шәһәрләре буенча һава торышы түбәндәгечә булачак.
17 июльгә Уфада һава торышы
Иртә салкынча булачак: 8. 00 синоптиклар +25 градус вәгъдә итә. Төшкә һава температурасы +30, ә 14: 00дә +34кә кадәр күтәрелә.
Ә менә кичә сөендерә алачак. Кайбер мәгълүматлар буенча 17:00 сәгатьтә яшенле яңгыр явуы ихтимал. Шул ук вакытта салкынча булмаячак, градусниклар көндез дә шул ук санны күрсәтәчәк.
17 июльгә Стәрлетамакта һава торышы
Стәрлетамакта яшәүчеләр яңгырны көтеп алалмый. Һәрхәлдә, метеорологлар аяз күкне фаразлый.
Иртән +25, көндез һәм кичен +35. Кич бераз салкынча булачак.
Читайте нас: