Барлык яңалыклар
Кисәтү
20 июль 2020, 11:09

Урманнар яна

Башкортстанда урманнар яна дигән хәбәр халыкны бик зур борчуга салды.

Кемнең кулынан килә, ирекмән буларак бу урыннарга юлланды, башкалар социаль челтәрләр аша да фикерен белдереп, яшләрне гомуми эшкә дәртләндерде.
Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты соңгы мәгълүматлар белән уртаклашты.
Шулай итеп, әле Башкортстанда 12 урман янгыны теркәлгән. Аларның дүртәүсе кичә башланган. Алтысы сүндерелгән, дүртесе локальләштерелгән. Икәүсе сүндерү буенча эш дәвам итә.
Учалы районындагы янгын тулысынча сүндерелгән. Бүген, 20 июльдә, Белорет районының Батыр авылы янындагы янгынны тулысынча сүндерергә кирәк, ул әле локальләштерелгән, икенчесе - Башкортстан дәүләт курчалыгында. Биредә шулай ук уны локальләштерүгә өләшкәннәр. Әбҗәлил һәм Бөрҗән районындагы ике янгын әле сүнмәгән. Иртәгә аларны бетерергә җыеналар.
Ут көрәшкән һәр кемгә уңыш телик һәм үзебез дә сак, игътибарлы булыйк!
Фото: Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты.
Читайте нас: