Барлык яңалыклар
Кисәтү
23 июль 2020, 17:56

Исерек водительләр белән барыбыз бергә генә көрәшә алабыз

Исерек шоферлар гаебе белән аварияләр җитди борчу тудыра.#гибддрб #гибддд_рб дин динаргильметдинов #Башкортстан Республикасы

Көн саен диярлек алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлә. Аларда өлкәннәр генә түгел, балалар да һәлак була һәм имгәнә.
Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Динар Гыйльметдинов ЮХХДИ хезмәткәрләре транспорт белән исерек килеш идарә итүчеләрне даими ачыклыйлар, дип сөйләде. Ул ассызыклаганча, тоткарланганчы алар кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра.
- Дәүләт автоинспекциясе ялгыз гына хәл итә алмый. Сезнең барыгызны да катнашырга кирәк, кадерле дуслар, - дип мөрәҗәгать итә республика халкына Динар Гыйльметдинов. - Якыннарыгызны, туганнарыгызны, танышларыгызны спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң руль артына утырмаска күндерә аласыз. Аларныбу хатаны кылудан баш тартырга мәҗбүр итәргә кирәк. Шулай ук мондый йөртүчеләр турында полициягә хәбәр итегез, без аларны транспорт белән идарә итүдән читләштерү өчен чаралар күрәчәкбез.Исерек шоферлар өчен бергә түзеп булмаслык шартлар тудырачакбыз!
Читайте нас: