Барлык яңалыклар
Кисәтү
28 июль 2020, 16:31

"Велосипедчы" операциясе

Аны ЮХХДИ хезмәткәрләре үткәрә

Уфа шәһәре территориясендә 27 июльдән ЮХХДИ хезмәткәрләре «Велосипедчы» операциясе үткәрә.Чаралар велосипед йөртүчеләр тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтү һәм юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлтелгән."Ел башыннан Уфада велосипедчылар катнашлыгында 34 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 35 кеше тән җәрәхәтләре алган, шуларның 15 очрагында балигъ булмаганнар зыян күргән. Мондый аварияләрне анализлау күрсәткәнчә, еш кына велосипедчылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәми", — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.Дәүләт автоинспекциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен велосипедчыларга 800 сумга кадәр штраф салынуын искә төшерделәр. Велосипедчы исерек булса, штраф күләме 1000-1500 сум булырга мөмкин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/Ufada-Velosipedchi-operatsiyase-bara-386722/
Читайте нас: