Барлык яңалыклар
Кисәтү
12 август 2020, 11:41

Бер гаилә гөмбә белән агуланган

Кыз бала вафат, әтисе белән улы хастаханәдә ята

Башкортстанда бер гаилә әгъзалары барысы да берьюлы гөмбә ашап агуланган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.
Әти кеше ике нәни баласы белән гөмбә ашаган. Кичке аштагы гөмбәле ризык фаҗига китереп чыгарган.
Икенче көнне иртән 6 яшьлек кыз баланың мәетен тапканнар. 29 яшьлек әти кешене һәм аның 2 яшьлек улын хастаханәгә озатканнар. Бу турыда телеканал үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.
Фаҗига Әбҗәлил районындагы бер торак пунктта булуы билгеле. Хәзер әлеге вакыйганың барлык нечкәлекләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.
Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.
«Тикшерү версиясе буенча, 10 августта әти кеше авыл читендә гөмбә җыйган. Ул гөмбәләр турында яхшы белмәгән килеш, кырда үсә торган гөмбәләрне җыйган. Аларның агулымы икәнен ачыкламыйча гына, ризык итеп пешергән. Аннары балалары белән утырып ашаган. Төнлә ул үзенең хәле китүен аңлаган. Бу вакытта кызының да үз аңында булмавын күреп алган һәм ашыгыч ярдәм чакырган. Урынга тикшерүчеләр барган. Якынча белешмә буенча, гөмбәләр ашарга яраксыз булып чыккан», диелә бу хәбәрдә.Тулырак: https://intertat.tatar/news/incident/12-08- 2020/bashkortstanda-ber-gail-g-mb-bel-n-agulangan-5762827
Читайте нас: