Барлык яңалыклар
Кисәтү
1 сентябрь 2020, 16:10

Суыта ди...

Агымдагы атна уртасында республикага арктик һава фронты килеп керәчәк

Башкортстан территориясеннән ул 2 сентябрьдә яңгырлар һәм җил көчәюгә сәбәпче булып узачак. Әмма җил һәм яңгырлар урыны-урыны белән генә булачак. Һава температурасы +18, +23° градускача түбәнәячәк. Атнаның икенче яртысында һава температурасы көндез — +13, +19°, төнлә +2, +8° җылы булачак. Аерым районнарда һавада һәм туфрак өстендә 0, - 2 градускача кырау төшүе фаразлана.Атна ахырында һава температурасы акрынлап күтәрелә башлаячак. Көчле антициклон үткән урында атмосфера басымы югары булачак. Явым-төшем көтелми, дип хәбәр итәләр Башигдрометүзәктә .
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/Suita-di-bit-le-434288/Фото: photonomy.ru
Читайте нас: