Барлык яңалыклар
Кисәтү
9 сентябрь 2020, 10:54

Уфа фотомоделе Италиядә фаҗигале һәлак булган

33 яшьлек Галина Федрованың әнисе кызының мәетен Сардиния утравыннан Россиягә алып кайту өчен тырыша

Италиядә 33 яшьлек Галина Федорова һәлак булган. Ул фотомодель булып эшләгән. Бу турыда мәрхүмәнең анасы Татьяна Федоровага сылтама белән «Башинформ» хәбәр итте.
Хәзер бу хатын кызының мәетен Уфага кайтару мәшәкате белән йөри. Татьяна Федорова сүзләренчә, аның кызы бәхетсезлек очрагы аркасында үлгән.
«Зур дулкын. Ул утырган көймә капланган. Минем кызым йөзгән, тик диңгез суына тончыккан. Коткаручылар аны бик соң күреп алган, алар ярдәм итә алмаган. Ул диңгезне бик ярата иде, диңгез аны миннән тартып алды. Сез ярдәм итсәгез генә мин аның белән хушлаша алачакмын. Ул мине Сардиния утравында көтеп ята. Битараф булмаганнар, ярдәм итегез. Сбербанк картасы 2202 2009 9047 2613», — ди Татьяна Федорова.
Италия басмасы хәбәр иткәнчә, Галина Федорова һәм аның сөйгән егете Сардиниягә берничә көнгә килгән, алар кунакханәдә тукталган. Шимбә көнне алар Чиада резин көймәдә арендалаган һәм диңгездән Кызыл утрауга таба киткәннәр.
Хәзер бу вакыйганы полиция тикшерә. Галина Федорова батудан үлгәнме, әллә көймә ташларга бәрелеп, травма алганмы икәнен ачыклыйлар. Бу урыннарда ташлар булуын күпләр белә. Фаҗиганең сәбәпләре ачыкланганчы, Галина белән көймәдә булган ир-ат утрауда калып торачак, диелә бу хәбәрдә. Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/09-09-2020/any-di-gez-tartyp-aldy-ufa-fotomodele-italiyad-fa-igale-lak-bulgan-5769720
Читайте нас: