Барлык яңалыклар
Кисәтү
11 сентябрь 2020, 14:23

Водительләрне ДПС машинасы муляжы куркыткан

Шушы көннәрдә республика башкаласыннан чыккан урында ДПС машинасының муляжы урнаштырылды

Шушы көннәрдә республика башкаласыннан чыккан урында ДПС машинасының муляжы урнаштырылды.Ул Уфадан Дим микрорайоны ягына борылган урында куелды, дип хәбәр итәләр республика буенча Эчке эшләр министрлыгынннан.Муляж юкка гына әлеге урынга куелмаган. Юлның бу участогында аварияләр еш була. 2020 ел башыннан алып биредә – Уфа-Ырынбур трассасының 1нче километрында (Агыйдел күперен чыгып, аэропорт ягына борылган юлда) 8 юл-транспорт һәлакәте булып, 9 кеше зыян күргән. Моннан тыш 119 авариядә машиналарга механик зыян килгән.Ведомстводан әйтүләренчә, ДПС машинасы муляжы урнаштырылуның төп асылы – юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү: водительләр аны күреп, тизлекне киметер һәм игътибарлырак булыр дигән ышаныч бар.Әмма водительләр генә әлеге муляжга “аһ” итмәделәр булса кирәк. Социаль челтәрләрдә “сәер макет куркытты”, “юлны күрү киңлеген каплый” дип зарланучылар да бар.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Voditell-rne-DPS-mashinasi-mulyagi-kurkitkan-450504/
Читайте нас: