Барлык яңалыклар
Кисәтү
11 сентябрь 2020, 14:49

Ялларда безне нинди һава торышы көтә?

Алдагы өч көндә республикада һава торышы әллә ни үзгәрмәячәк дип хәбәр итә синоптиклар

Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, җомга көнне, алмашынучан болытлы һава торышы өстенлек итәчәк. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә, көндез 18 метрга кадәр көчәючән. Һава температурасы көндез +13... +18, көньяк районнарда +23 градуска кадәр.
Шимбә көнне дә аерым районнарда кыска вакытлы яңгырлар явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, һава температурасы төнлә +4... +9, көндез +15... +20 градус җылы.
Якшәмбе көнне башлыча явым-төшемсез булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә.Һава температурасы төнлә +3... +8, көндез +6... +21 градус җылы.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/bilgele-bilgesez-d-nya/yallarda-bezne-nindi-ava-toryshy-k-t-/
Читайте нас: