Барлык яңалыклар
Кисәтү
14 сентябрь 2020, 16:54

Банкоматны урлап, "Мерседес" алган

14 июльдә бер ирнең Уфада Затон бистәсенең Әхмәтов урамындагы супермаркеттан банкомат урлаганы турында хәбәр иткән идек. Бурны тотканнар. Ул 27 яшьлек Авыргазы районы кешесе булып чыккан

Бу яман эшен кылгач, ир "Mercedes S350" сатып алган. Бурны тоткач, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм спецназчыларга аны әлеге кыйммәтле автомобиленнән сөйрәп чыгарырга туры килгән. Угры әйтүенчә, кыйммәтле машина алуны алдан ук планлаштырган булган.
Банкоматта 2 миллион 600 мең сум акча ятканлыгы билгеле. Аның бер өлешенә бур диңгездә ял итеп тә өлгергән инде.
Ничек итеп шундый зур әйберне күп кеше йөргән җирдән урлаган соң ул, дигән сорау туадыр күпләрдә. Ир үзен техник хезмәткәр итеп күрсәтеп, банкоматны пленкага ураган һәм тәгәрәтеп кенә алып чыгып киткән.
"Әле яшь кеше гәебен тану буенча күрсәтмә бирә. Аның сүзләре буенча, яңа машинага акчаны урлашырдан алда ук җыйган. Бу сүзләрнең дөреслеккә тап килү-килмәвен тәфтишчеләр ачыклый. Әлегә кыйммәтле машинасы тартып алынды. Шулай ук зур суммада урлашу буенча җинаять эше ачылды. Угрылыкта шик астына алынучы сак астында, тикшерү дәвам итә", - дип хәбәр иттеләр Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/y-m-i-t/Bankomatti-urlap--Mersedes-al-an-452602/
Читайте нас: