Барлык яңалыклар
Кисәтү
18 сентябрь 2020, 17:48

Балаларга зажигалка сату тыела

Депутатлар балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газын, шул исәптән газ зажигалкаларын сатуны тыючы закон кабул итте

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары көзге сессиянең беренче пленар утырышында өченче укылышта балигъ булмаганнарга сыекландырылган углеводород газын, шул исәптән газ зажигалкаларын сатуны тыючы закон кабул итте."Закон сниффинг кебек куркыныч күренешкә каршы көрәш максатларында эшләнде. Соңгы ике елда Русиядә 12-15 яшьлек 360 бала агулы газ сулап токсикоманиядән үлгән. Газ сулау нәтиҗәсендә нерв күзәнәкләре үлә, акыл сәләте начарлана. Авыр очракларда үлем белән тәмамлана.Сыекландырылган газны ирекле сату сниффинг таралуга китерә, шуңа күрә без чикләүләр кертәбез”, — дип белдерде Дәүләт җыелышы Рәисе Константин Толкачев.Көзге сессия вакытында депутатлар шулай ук Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертәчәк, балаларга сыекландырылган газ саткан өчен җаваплылык билгеләнәчәк, дип белдерә парламентның матбугат хезмәте. Фото: bashinform.ruЧыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Balalarga-zagigalka-satu-tiela-460140/
Читайте нас: