Барлык яңалыклар
Кисәтү
28 сентябрь 2020, 11:52

"Әбиләр чуагы"

Ул кайчанга кадәр барачак?

Коры һәм җылы көзге көннәр быел Башкортстанга 24 сентябрьдән соң килде.Уртача сроклы фаразларга караганда, мондый һава торышы безнең төбәктә октябрьнең икенче декадасына кадәр дәвам итәргә тиеш.28 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр республиканың үзәк районнарында көндез + 16-9 градуска кадәр җылыначак, төнлә термометр баганасы +4тән дә түбәнрәк төшмәячәк. Якындагы ике атна кояшлы булачак, 6 октябрьдә Уфада яңгыр явып үтәргә мөмкин. Җил көнбатыштан, секундына 4-8 метр тизлектә исә.Башкортстанда һава торышы 10 октябрьдән бозыла башлаячак. Күктә болытлар куерачак, яңгыр явачак. Октябрьнең икенче яртысында көндез шактый салкын булачак, төнлә термометр баганасы нульдән түбән төшәргә мөмкин.Фото: ptoday.ru
Тулырак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/bil-r-chuagi-kaychanga-kad-r-barachak-472899/
Читайте нас: