Барлык яңалыклар
Кисәтү
2 октябрь 2020, 13:07

Себергә эшкә “урнаштырган” ...

Башкортстанда күпбалалы хатын 11 танышын төп башына утырткан

Салаватта яшәүче беркайда да эшләмәүче 33 яшьлек хатын үзенең танышларына, Себердәге сәнәгать предприятиесенә эшкә урнаштыруда ярдәм итәм, дип вәгъдә биргән.Хатынның, янәсе дә, фирма җитәкчеләре белән туганлыгы бар. Ул кешеләрне бер проблемасыз акчалы эшкә урнаштыра алуына ышандырган. Бу хезмәте өчен күпбалалы әни 80 меңнән 280 мең сумга кадәр акча сораган. Алдакчы хатынның кармагына 11 кеше эләккән. Гомум зыян - 1 миллион 300 мең сумнан артык.Җинаятьче ахыргача үз гаебен танымаган, әмма тәртип сакчылары аның гаепле булуын исбатлаган. Хатынга карата җинаять эше судка җибәрелгән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/Seberg-eshk--urnashtirgan-480808/
Читайте нас: