Барлык яңалыклар
Кисәтү
7 октябрь 2020, 17:43

Антибиотиклар кулланганда нәрсә ашарга ярамый?

Табиб бу чорда туклану буенча киңәш бирә

Эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова антибиотиклар белән дәваланырга мәҗбүр булган кешеләргә туклану буенча файдалы киңәшләрен бирә. Табиб белдерүенчә, барыннан да элек, көн саен кимендә бер литр су эчәргә кирәк, чөнки ул иң яхшы детоксикант санала.Шулай ук, антибиотиклар белән дәвалану вакытында бавырга авырлык китерә торган ризыкларны ашамаска кирәк. Болар — майлы, кыздырылган, маринадланган, тозлы һәм ысланган продуктлар, казылык, майонез һәм башка соуслар, шулай ук табигый җиләк-җимеш сутлары. Моннан тыш, табиб бу чорда сарымсак һәм суган куллануны да чикләргә киңәш итә.Организмга эчәклектә файдалы һәм зарарлы микроорганизмнар балансын саклый һәм тергезә торган әче сөт продуктлары ярдәм итә ала. Шулай ук көн дә яшелчә ашарга, ул 400 граммнан да ким булмаска (ә 600 грамм тагы да яхшырак) тиеш. Табиб яшелчәләрне яхшылап чәйнәргә киңәш итә.Антибиотик кулланганда кызыл уылдык, төрле балыклар (минтай, ставрида, скумбрия, сыла, чуртан һәм горбуша), кальмар, йомырка, соя, шулай ук чикләвекләр: миндаль, фисташка, арахис, әстерхан чикләвеге, фундук, кунжут ашау файдалы, чөнки аларда метионин бар.Шулай ук организмга майсыз эремчек, сырлар, күркә һәм тавык ите ярдәм итәчәк.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Antibiotiklar-bel-n-d-valanganda-n-rs-asharga-yaramiy-488065/
Читайте нас: