Барлык яңалыклар
Кисәтү
9 декабрь 2020, 14:54

Штрафлар

Башкортстанда билгеләнмәгән урыннарда законсыз сәүдә иткән һәм хезмәтләр күрсәткән өчен штрафлар арттырылган

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанның Административ хокук бозулар турындагы кодексының 13.16 статьясына үзгәрешләр кертү хакындагы законга кул куйды. Документ Башкортстан Республикасының хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылды.

Хәзер мондый эшчәнлек гражданнарга 1,5 мең сум урынына 500 сумнан алып 3 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Үзгәрешләр штрафның максималь суммасына кагылды, башта закон проектында дүрт мең сум турында сүз барды. Вазыйфаи һәм юридик затлар өчен чикләр үзгәрмәде һәм 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Статья кабат хокук бозган өчен түләтүләр белән тулыландырылган: гражданнар өчен - 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 100 мең сумнан 150 мең сумга кадәр.

Закон проекты республика Дәүләт Советы тарафыннан 26 ноябрьдә кабул ителде.
Тулырак:https://ufa.rbc.ru/ufa/freenews/5fcf9cd99a79477942477e32?from=from_main_3
Читайте нас: