Барлык яңалыклар
Кисәтү
10 декабрь 2020, 14:12

Янгынга каршы режим кагыйдәләре үзгәрә

2021 елның 1 гыйнварыннан яңа янгын кагыйдәләре гамәлгә керәчәк

Русиядә торак пунктлардагы шәхси йортлар территориясендә ут яндыру тыелачак.
"Учак ягу, ашарга пешерү махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына башкарылырга тиеш. Торак пунктларның гомуми җирләрендә, шулай ук ​​торак пунктлар территориясендә урнашкан шәхси хуҗалыклар территориясендә чүп – чар, үлән, яфрак һәм башка көнкүреш калдыклары яндыру тыела”,- диелә документта.
Янгын режимының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә, торак пунктларның гомуми җирләрендә генә ачык ут ягу, чүп-чар һәм үлән яндыру тыела иде. Шәхси хуҗалыкларга бу таләпләр кагылмады. Моннан тыш, киләсе елдан башлап, торак биналарга, бакча йортларына, күчемсез милеккә, шулай ук ​ бакчачылыкның уртак милке янында янучан калдыкларын һәм чүп-чар өемнәре оештыру мөмкин булмаячак. Элегерәк бу норма янгын режимы таләпләрендә бөтенләй юк иде.
Яңа кагыйдәләр 2026 елга кадәр гамәлдә булачак, шуннан соң алар вакыт таләпләренә туры китереп яңадан каралачаклар. Аларны үтәмәгән өчен Административ кодексның 20.4 маддәсе ("Янгын хәвефе таләпләрен бозу") гражданнарга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә янгын чыккан очракта 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
Чыганак:https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Yanginga-karshi-regim-kagiyd-l-re-zg-r-582620/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039
Фото: ТАСС
Читайте нас: