Барлык яңалыклар
Кисәтү
11 декабрь 2020, 17:25

Яңа елга - хәвеф-хәтәрсез

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре - балалар һәм өлкәннәр өчен бик күңелле чор. Һәр йортта диярлек чыршы чибәркәйне урнаштыралар һәм бизиләр. Бу көннәрдә күңелсезлекләр булмасын өчен, гади янгын хәвефсезлеге чараларын үтәүгә аерым игътибар бирергә кирәк.

Яңа ел бәйрәмнәре кәефне бозмасын өчен, шушы кагыйдәләрне истә тотыгыз:
  1. Чыршы җылыту приборларыннан ераграк тотрыклы аслыкка урнаштырыла.
  2. Чыршыны яктырту өчен заводта эшләп чыгарылган төзек электр гирляндаларын гына кулланырга кирәк.
  3. sТыела:
    чыршыны шәм, мамык, кәгазь һәм целлулоид уенчыклар белән бизәргә;
    s марля, мамык, кәгазь һәм картоннан тегелгән маскарад костюмнары кияргә;
    s чыршыда һәм аның янында шәм, бенгаль утлары кабызырга, шартлаткычлар кулланырга.
    Чыршыларны урнаштырганда түбәндәге төп таләпләрне исәпкә алырга кирәк:
    1. Чыршы урнаштыру һәм Яңа ел чараларын үткәрү икенче каттан да югарырак булмаган бинада рөхсәт ителә, аңардан тышкы якка кимендә ике эвакуация чыгу ишеге булырга тиеш.
    2. Чыршыны чыга торган ишек янында, үтеп йөрү юлларында урнаштырмаска. Биналарны кешеләр белән нормативтан тыш тутыру рөхсәт ителми. Чыршы тотрыклы нигездә ботаклар стена белән түшәмгә тиеп тормаслык итеп куелырга тиеш.
    3. Чыршы урнашкан бина беренчел янгын сүндерү чаралары (ут сүндергеч, ком, киез) белән тәэмин ителергә тиеш.
    4. Иллюминация электр җайлан-маларын урнаштыру кагыйдәләрен үтәп монтажланырга тиеш. Чыршыда заводта эшләп чыгарылган 12 В көчәнешле лампочкалы электр гирляндалары гына кулланыла ала, лампочкаларның егәрлеге 25 Ваттан артмаска тиеш. Гирлянда салынган тартмада Росстандарт һәм Янгын хәвефсезлеген сертификацияләү билгеләре булырга тиеш.
    5. Бинада электр уты булмаса, чыршы янында чаралар тәүлекнең якты вакытында гына үткәрелергә тиеш.
    6. Яңа ел чыршысы бәйрәмен үткәргәндә тыела:
      mбалаларга җиңел янучы материаллардан тегелгән костюмнар кидерү;
      m ут, буяу һәм башка янгын хәвефе тудырган эшләр башкару;
      mбиналарда яктылыкны каплау өчен тәрәзә капкачлары куллану;
      mурындыклар рәтләре арасындагы юллар киңлеген киметү һәм юлларда өстәмә урыннар урнаштыру;
      m спектакльләр һәм тамашалар вакытында бинада утны тулысынча сүндерү.
      Пиротехник эшләнмәләрдән файдалану катгый тыела.
      Яңа ел чыршысы бәйрәмен оештырган һәм үткәргән вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.
      Исегезгә төшерәбез, янгын чыккан очракта коткару хезмәтенә 112 мобиль телефонына шалтыратырга мөмкин.
      Р.Кәримов,
      Авыргазы районара янгыннарны күзәтү эшчәнлеге бүлеге
      начальнигы.
      Читайте нас: