Барлык яңалыклар
Кисәтү
22 декабрь 2020, 15:08

Икәүләшеп янып үлгәннәр...

22 декабрьдә, төнге сәгать өчтә коткаручыларга борчылулы хәбәр килгән

Чакмагыш районының Үрнәк авылында, Җиңү урамында шәхси йорт янып киткән.
Вакыйга урынына тиз арада урындагы авыл хакимиятенең ирекмән янгын сүндерүчеләре белән республика буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәлеге коткаручылары килеп җиткән. Урында бүрәнәдән төзелгән бер катлы йорт януы ачыкланган.
03.56 сәгатьтә 49 квадрат метр майданны – тоташ йортны ялмаган ут сүндерелгән. Кызганычка каршы, җимереклекләрне тазарткан чакта анда ике кеше гәүдәсе табылган. Ачыклануынча, аларның берсе – 1942 елгы хатын, икенчесе – 1934 елгы олы яшьтәге ир.
Әлеге вакытта ут чыгу сәбәпләре ачыклана.
Чыганак: https://bash.rbsmi.ru/articles/kh-ef-e-lek/Ik-l-shep-yanip-lg-nd-r-602835/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=104965500.

Фото: Башкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр идарәлеге.
Читайте нас: