Табиб фатирга керер алдыннан аягына бахил кимәгән булган икән. Балалар реаниматологы булып эшләгән табибны кыйнау факты буенча хәзер полиция белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә.
Табиб эче авырткан һәм аңын югалткан 9 яшьлек малай янына килгән булган. Малайның әтисе фатирга бахилы киеп керүне таләп иткән. Әмма табиб баш тарткан, дип яза РИА-Новости мәгълүмат агентлыгы. Малайның әтисе суканнан соң табибның мие селкенгән дигән нәтиҗә ясаганнар.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/inayat-m-za/Tabibni-kiynagannar-603241/?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=35371039.